Идел буе федераль округының «iВолга-2018» Яшьләр форумында Татарстан студентларының 6 проекты җиңеп чыкты

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Самара өлкәсендә иң зур күләмдәге Идел буе федераль округының «iВолга-2018» Яшьләр форумы үзенең эшен төгәлләде. Анда барысы 2000нән артык кеше катнашты. Ябылу тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Игорь Паньшин да катнашты. Татарстан Республикасыннан 109 студент катнашкан Форум йомгаклары буенча, 6 вәкил гомуми суммасы 950 сумны тәшкил иткән грантларга ия булды. Шулай ук 2 катнашучы Мәскәү шәһәренең йолдызлы шәһәрчегенә юллама рәвешендәге махсус бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International