Рособрнадзор һәм Педагогик үлчәмнәр федераль институты белгечләре БДИның КҮМ эволюциясе һәм үсеш перспективалары турында сөйләделәр

8 август 2018 ел., чәршәмбе

“Педагогик үлчәмнәр” фәнни-методик журналының яңа саны (№2, 2018 ел) дөнья күрде. Анда БДИның контроль үлчәү материаллары (КҮМ) эволюциясе һәм үсеш перспективалары хакында сүз бара, имтихан модельләрен төзү принциплары һәм үсеш этаплары, имтихан материалларын алга таба камилләштерү  юнәлешләре анализлана.

Журналның бу чыгарылышы Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ПҮФИ) төзелүгә 15 ел тулуга багышланган һәм анда барлык фәннәрдән БДИ өчен имтихан модельләрен эшләү буенча тупланган тәҗрибә гомумиләштерелә.  Авторлар БДИ үткәрү тарихындагы барлык  контроль үлчәү материаллары  эволюциясен, имтиханның гамәлдәге модельләрен, аны үзгәртү перспективасын, шул исәптән БДИн цифрлаштыру һәм компьютер формасына күчерү: КҮМның шәхси вариантларын  автомат рәвештә генерацияләү,   информатикадан имтиханның компьютер формасын куллану, физикадан компьютер формасын куллану буенча эксперимент үткәрүне анализлыйлар.

Журналның яңа санында урын алган мәкаләләрдә “гадәти” имтиханнарда кулланылган алымнар белән чагыштырганда БДИ кертелгәннән соң укучының уңышларын бәяләүнең сыйфатының ни дәрәҗәдә үзгәрүе яктыртылган. Беренче имтихан модельләренең нигезенә салынган фәнни-методик принципларга анализ ясала, гомуми белем стандартлары үзгәрү, кайбер фәннәрне өйрәнү концепциясе кертелү нәтиҗәсендә биремнәрнең формасы һәм имтихан үткәрү технологиясе  яңартылу буенча БДИның КҮМ төзелеше һәм эчтәлеген үзгәртүнең төп этаплары тасвирлана.

Журналда басылган мәкаләләрнең авторлары – Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов, Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев, ПҮФИ директоры Оксана Решетникова һәм институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре. “Педагогик үлчәмнәр” фәнни-методик журналының яңа саны белән ПҮФИ сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования