Яшь туристларның Бөтенроссия слеты 1 – 8нче август көннәрендә Краснодар краеның Гуамка хуторында узды. Татарстан Республикасы данын Яшел Үзән районының 6нчы номерлы (Бригантина) балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе яклады. Слетта Россия Федерациясенең 14 төбәгеннән 200 кеше (өлкән төркемдә 8 команда, кечкенәләр төркемендә 6 команда) катнашты. Алар өчен Апшерон районы таулары буенча, Кавказ тыюлыгына кросс-поход оештырылды. Катнашучылар Оштен тавының түбәсенә (биеклеге 2804 м) менделәр, шулай ук поход барышында туристик күнекмәләр формалаштыру буенча биремнәр үтәделәр: учак ягу, су кайнату, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең тану һәм исемнәрен атау, асылмалы бау ярдәмендә тауга менү һәм төшү һәм б.ш.
Татарстан Республикасы командасы кыяга менү ярышында – 2нче урынны, урында ориентлашу бәйгесендә – 1нче урынны, ә капитаннар ярышында Зотова Александра 2нче урынны яулады.
Кросс-походта Татарстан командасы – 1нче урынны, видеороликлар бәйгесендә – 1нче урынны, фотосурәтләр бәйгесендә 2нче урынны яулады.