Август киңәшмәләренең бер утырышында грант программаларын тормышка ашыруның арадаш нәтиҗәсен ясадылар

9 август 2018 ел., пәнҗешәмбе

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шарапов мәгариф системасы хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең секция утырышын үткәрде. Утырыш “Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларында проект офисы (2016 – 2018 елларда грант программаларын тормышка ашыру буенча эш тәҗрибәсеннән)” дигән темага багышлап үткәрелде.

Секция утырышында 2016 – 2018 елларда грант программаларын тормышка ашыруның арадаш нәтиҗәләрен ясадылар. Мәктәпкәчә тәрбия, гомуми, өстәмә, һөнәри белем бирү оешмаларының инновацион проектларын тормышка ашыруның иң яхшы үрнәкләре (Яңа Савин районының 151нче номерлы балалар бакчасы, «Егоза» автоном коммерцияле булмаган белем бирү оешмасы, Мәскәү районының 2нче номерлы лицей-интернаты, 39нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе,  Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәге, Казан сәүдә-икътисад техникумы, Казан төзелеш көллияте үрнәгендә)  тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования