ТР җыелма командасы «WorldSkills Russia» 2018 VI милли чемпионат финалы йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында 2нче урынны яулады

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

ТР җыелма командасы “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VI милли чемпионат финалы йомгаклары буенча медальләр зачетында 228 балл белән 2нче урынны яулады. Беренче урынны – 345 балл белән Мәскәү командасы, өченче урынны 107 балл белән Мәскәү өлкәсе командасы яулады.

Татарстан командасы барысы 27 – алтын, 8 – көмеш, 9 бронза медаль алды.

Төбәкләрнең команда зачетлары нәтиҗәсен Көньяк-Сахалинда һөнәри осталык буенча Россиядә үткәрелгән иң зур чемпионатның ябылу тантанасында игълан иттеләр. Милли чемпионатта җиңүчеләр һәм призлы урынны яулаучылар илебез данын халыкара беренчелектә яклау өчен  WorldSkills Russia Милли җыелма командасының киңәйтелгән составына керәчәкләр. Якын арада Будапештта –  EuroSkills Budapest 2018 (2018 елның сентябре) Европа чемпионаты, Казанда WorldSkills Kazan 2019 (2019 елның августы) дөнья чемпионаты узачак.

Республика командасын зур җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм алга таба да уңышларга ирешүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International