Казанда яшь педагогларны укытучы һөнәренә кабул итү тантанасы узачак

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

“Киләчәк укытучысы” федераль проекты кысаларында 20нче августта Казанда яшь укытучыларны укытучы һөнәренә кабул итү тантанасы узачак.

Бу көнне яшь укытучылар өчен һөнәри компетенцияләр формалаштыру буенча мастер-класслар, тренинглар оештырылачак. Аларны укытучы-остазлар, тәҗрибәле педагоглар, җитәкчеләр үткәрәчәк.

Тантанада катнашучылар остазлыкның төбәк моделен проектлаштырачак.

Яшь укытучыларны укытучы һөнәренә кабул итү тантанасы кысаларында үткәреләчәк барлык чаралар да мәктәптәге дәресләр кебек 45 минут дәвамында узачак.

Катнашучыларның ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов белән очрашу-әңгәмәсе дә 45 минут дәвам итәчәк. Укытучылар министрга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Яшь укытучыларга Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате һәм ноутбук алу өчен исемле сертификатлар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International