Рамазан Рәхмәтуллин информатика буенча Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Япониянең Цукуба шәһәрендә информатикадан 30нчы Халыкара олимпиада төгәлләнде. Ярышта 85 илдән 335 укучы катнашты.

Олимпиадада Россия данын Рамазан Рәхмәтуллин, Михаил Анопренко, Егор Лифарь һәм Владимир Романов яклады.

30нчы Халыкара олимпиадада Россия җыелма командасының иң яхшы нәтиҗә һәм алтын медальгә Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы  Н.И. Лобачевский исемендәге  лицейның 11нче сыйныф укучысы  Рамазан Рәхмәтуллин ия булды.

2014 елдан Рамазан – олимпиаданың төбәк этабы җиңүчесе, 2015 елдан – призер, 2018 елда информатикадан укучыларның бөтенроссия  олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе булды. Ул Болгариянең Шумен шәһәрендә үткәрелгән информатикадан Халыкара турнирның 2014 елда – алтын медаль, 2016, 2017 елларда көмеш медаль иясе, 2017 елда информатика буенча Румыниядә узган Балкан илләре турнирында – көмеш медаль, 2018 елда Казахстанда узган XIV Халыкара Жаутыков олимпиадасында алтын медаль иясе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International