База дәрәҗәсендәге математикадан өстәмә срокта БДИны 8меңгә якын катнашучы бирәчәк

2018 елның 7 сентябре, җомга

Бердәм дәүләт имтиханнарының өстәмә чоры 7нче сентябрьдә база дәрәҗәсендәге математикадан  имтихан белән дәвам итә.

Математикадан БДИда катнашу өчен 8 меңгә якын кеше гариза бирде. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә 125 имтихан үткәрү пунктында (ИҮП) уза. Барлык пунктларда да онлайн режимында видеокүзәтү, контроль үлчәү материалларын аудиторияләрдә кәгазь битләренә бастыру, имтиханда катнашучыларның эшләрен сканерда күчермәсен алу  оештырылды. Имтихан барышын 155 җәмәгать күзәтүчесе карап торачак.

База дәрәҗәсендәге математикадан  имтихан эше 20 биремнән тора, аны башкару өчен 3 сәгать (180 минут) вакыт бирелә. Имтихан эше биш баллы шкала буенча бәяләнә, аны уңышлы бирү өчен 3 балл җыю җитә.

Имтиханда катнашучылар нәтиҗәләрне 20нче сентябрьдән дә соңга калмый белә алалар.

БДИның өстәмә срогы 4 – 15нче сентябрьдә үткәрелә. Имтиханны мәҗбүри фәннәрдән (рус теле һәм математика) БДИның иң түбән баллын җыя алмаган 11нче сыйныфны тәмамлаучы укучы, укуын йомгаклап, аттестат алу өчен гариза нигезендә рус теленнән һәм база дәрәҗәсендәге математикадан имтиханны кабаттан бирә ала. Имтиханда канәгатьләнерлек нәтиҗәләр алып, үз нәтиҗәләрен яхшыртырга теләгән узган елларның чыгарылыш сыйныф укучылары сентябрьдә үткәрелүче БДИга кертелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International