Өстәмә срокта урта һәм төп белем бирү программалары буенча ДЙА үткәрү турында мәгълүмат

2018 елның 7 сентябре, җомга

7нче сентябрьдә Казанда 39 чыгарылыш сыйныф укучысы база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ бирде.

Өстәмә срокта БДИ үткәрүгә 1 имтихан үткәрү пункты җитәкчесе, 2 ДИК әгъзасы, барысы 25 аудиторияләрдә  оештыручы, техник белгечләр, 4 җәмәгать күзәтүчесе һәм онлайн-күзәтүче җәлеп ителде.

Бүген биш имтихан үткәрү пунктында (Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә)  төп урта белем бирү программасы буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган яисә авыру нәтиҗәсендә төп срокта имтиханда катнаша алмаган 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 322 укучы математикадан ТДИ һәм ДЧИ бирде.

 Өстәмә срокта ТДИ һәм ДЧИ үткәрүгә 15 имтихан үткәрү пункты җитәкчесе, 6 ДИК әгъзасы, барысы 376 аудиторияләрдә  оештыручы, техник белгечләр, җәмәгать күзәтүчеләре җәлеп ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International