Яр Чаллыда мәктәп спорт клублары Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы булды

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Ярышларда Азнакай, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Саба муниципаль районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 12 команда катнашты. Барысы 240 катнашучы көч сынашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүне һәм призлы урыннарны түбәндәге командалар яулады:

 1нче урын – Яр Чаллы шәһәренең МАГБУ “15нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”;

2нче урын - Мамадыш муниципаль районының МБГБУ “Мамадыш шәһәре 3нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”;

3нче урын - Зәй муниципаль районының МБГБУ “Зәйдәге 7нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбе”;

Ярышта җиңүчеләр 2018 елның 8 – 12нче октябрендә Чиләбе шәһәрендә узачак бөтенроссия финалында Татарстан данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International