Казан радиомеханика көллияте Россия Мәгариф министрлыгының грантларны билгеләү бәйгесендә җиңүче булды

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы үткәргән 2018 елда Россия Федерациясенең “Мәгариф үсеше” дәүләт программасы кысаларында  субсидия рәвешендә грантлар билгеләү бәйгесенә йомгак ясалды. Казан радиомеханика көллияте (http://krmk.org/) федераль бюджеттан белем бирү һәм материаль-техник базаны модернизацияләүгә средство алачак Татарстан Республикасының ике  һөнәри белем бирү оешмасының берсе булды.

Бу проектны тормышка ашыру көллиятне заманча укыту, лаборатор, укыту-җитештерү җиһазлары белән тәэмин итәргә, радиоэлектроника,  оптоэлектроника,   робототехника һәм машина төзелеше өлкәсенә белгечләрне тагын да сыйфатлырак итеп әзерләүдә шартлар тудыруга  ярдәм итәчәк. Электрон белем бирүдә заманча технологияләр, читтән торып белем бирү программаларын куллануга,  өстәмә белемнең халыкның төрле категорияләре ала алырлык булуына ирешүгә аеруча нык игътибар ителәчәк.

Искәртеп узабыз, бәйгедә катнашу өчен илнең 78 субъектыннан үз көллиятләре һәм техникумнарының   материаль-техник базасын яңарту буенча чараларны софинанслауга йөкләмәләрен раслаган  413 гариза теркәлде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең 41 субъектыннан 62 һөнәри белем бирү оешмасы грант алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International