Рәфис Борһанов 2019 елда Казанда узачак «Ворлдскиллс» стандартларына нигезләнгән Һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты старты елына багышланган “SKILLS BAZAAR“һөнәри осталык бәйрәмендә катнашты.
15тән артык мини-остаханәләрдә бүген һәр кеше үзен төрле һөнәри өлкәдә сынап карый, “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VI Милли чемпионатында чемпион һәм призер булган ТР җыелма командасы членнары һәм шәһәрнең танылган осталары җитәкчелегендә төрле материаллардан эшләнмәләр әзерли алды.