Рәфис Борһанов Идел буе федераль округы Татарстан кадетлар корпусының Попечительлек советы утырышында катнашты

2018 елның 21 сентябре, җомга

Бүген Түбән Кама шәһәрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры  Рәфис Борһанов катнашында  Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округы Татарстан кадетлар корпусының Попечительлек советы утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы буенча төп федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ААҖ «Таиф-НК» генераль директоры Рушан Шамгунов, Татарстан Республикасы Хәрби хезмәт һәм сугыш ветераннары һәм инвалидлар комитеты рәисе Әхәт Юлашев һ.б. катнашты.

Чарада катнашучылар Татарстан Республикасында кадетларга белем бирү системасы эшенә нәтиҗә ясадылар һәм аны үстерү перспективалары, кадет корпусын тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре, патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре, кадетларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International