Соңгы араларда социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда “Киров территориаль мәгариф идарәсе” хезмәткәре Дубининадан алынган мәгълүмат дигән булып, “балаларга мәктәп ишек алларында «земляника» дип аталган наркотик препарат тараталар” дигән хәбәр йөри. Кайсы төбәк булуы да күрсәтелмәгән.
ТР Эчке эшләр министрлыгы алынган мәгълүмат буенча мониторинг уздырды һәм «земляника» дип аталган наркотик препаратның республика территориясендә булмавын ачыклады.
Бүгенге көнгә кадәр андый матдәләрне тарату фактлары турында республиканың эчке эшләр органнарына һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына гражданнардан мөрәҗәгатьләр теркәлмәгән.
“Киров территориаль мәгариф идарәсе” һәм югарыда аталган фамилиядәге хезмәткәр Татарстан Республикасы мәгариф органнары структурасында юк. ТР Эчке эшләр министрлыгы гражданнардан бу мәгълүматны чынга алмауларын һәм социаль челтәрләрдә таратмауларын сорый.
Хокук бозу очраклары турында 291-20-22 номеры буенча ышаныч телефонына яисә 02 номерына шалтырата аласыз.