ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановның Тәрбиячеләр көне белән котлавы

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Кешенең тормышы балалар бакчасыннан башлана. Нәкъ менә сез балада әхлак нигезләренә һәм тормышта мөһим булган асыл сыйфатларга нигез саласыз. Баланың нинди булып үсүе нигездә сезнең белем дәрәҗәсенә, тәҗрибәгезгә һәм балаларны яратуыгызга, сабыр булуыгызга бәйле.

Баласын мәктәпкәчә тәрбия учреждениесенә биргәндә ата-ана иң элек аңа уңайлы һәм яхшы булуын тели. Шуңа да бакчада балаларны яратучы, алар белән уртак тел таба алучы, аларны кызыксындыра һәм сәләтләрен, мөмкинлекләрен дөрес юнәлештә үстерә алучы кешеләр эшләве мөһим. Республикабыз балалар бакчаларында 22меңгә якын педагог, 30 мең башка хезмәткәрләр: пешекчеләр, кече тәрбиячеләр, шәфкать туташлары, кер юучылар  һ.б. балаларга көн саен җылылык өләшүчеләр эшли.

Сезнең һөнәри осталыгыгызга, киң күңелле һәм сайлаган эшегезгә тугрылыклы булуыгызга тирән ихтирам хисемне белдерәм!

Сезгә һәрвакыт һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын, иҗат планнарыгыз тормышка ашсын! Ныклы сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге, барлык башлаган эшегездә уңышлар телибез!

ТР Премьер-министры урынбасары –

ТР мәгариф һәм фән министры                                                                           Р.Т. Борһанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International