ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Казанда яшәүчеләрне һәм башкалабыз кунакларын белем бирү оешмалары җитештергән әйберләрне сату ярминкәсенә чакыра

2018 елның 12 октябре, җомга

13нче октябрьдә "Казан" агросәнәгать паркында (Аграрная ур., 2нче йорт) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә  муниципаль районнар һәм республиканың белем бирү оешмалары катнашында  авыл хуҗалыгы һәм халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләренең 2018 ел Республика ярминкәсе узачак.

Чара эшче һөнәрләрен популярлаштыру, республиканың техникумнарын һәм көллиятләрен тәмамлаучыларның хезмәт базарында конкурентлылыкка сәләтен арттыруга, аларда эшмәкәрлек эшчәнлеге күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Башка еллардагыча һәр муниципаль район техникумнар һәм көллиятләр, шулай ук кызыксынган оешмалар,  мәктәп, өстәмә белем бирү үзәкләре белән берлектә үзенең экспозиция мәйданчыгын тәкъдим итәчәк.

Ярминкәдә шәһәр кешеләренә уңай бәядән түбәндәгеләр тәкъдим ителәчәк: камыр ризыклары, бөртеклеләр, агачтан эшләнгән кул эшләнмәләре, декоратив-гамәли иҗади сәнгать эшләнмәләре, металлдан эшләнгән әйберләр, консервланган ризыклар, яшелчә һәм җиләк-җимеш, бал, сөт ризыклары, тегелгән әйберләр, йомырка һ.б. Сатып алучыларга ярдәм итү өчен волонтерлар төркеме дә җәлеп ителәчәк. Моннан тыш яшь төзүчеләр, столярлар, металл коючылар, тимерчеләр эшләре дә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук укучылар көче белән әзерләнгән иҗади чыгышлар да булачак.

Ярминкә концерт программасы белән үрелеп барачак. Шулай ук “Сәүдә ноктасын иң матур бизәгән өчен”, “Мәдәни чарада иң актив катнашкан өчен”, “Иң бай ассортимент өчен”, “Ярминкә урынын иҗади оештырган өчен”, “Сатучылар белән уртак тел тапкан өчен”  номинацияләре буенча күргәзмә-бәйге оештырылачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә  Ярминкәне ачу тантанасы 7.00 сәгатьтә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International