Яшь хокук белгечләре уку-әзерләнү җыенында катнашачак

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Хокук фәне буенча бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына  уку-әзерләнү җыены 11 – 16нчы октябрь көннәрендә Казанда, «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узачак.

Җыенда 2018/2019нчы уку елында хокук фәне буенча олимпиаданың мәктәп турында һәм узган елда муниципаль этапта җиңгән һәм призлы урыннарны яулаган укучылар катнаша.

Җыенда укучылар белән Татарстан Республикасының һәм Казан шәһәренең хокук фәне буенча әйдәп баручы укытучылары шөгыльләнәчәк.

Җыенда катнашучылар өчен Казан (Идел буе)  федераль университеты ишекләре дә ачык булачак.

Юридик факультет укытучылары алар белән олимпиадага әзерлек дәресләре уздырачак, шулай ук университетта хокукый белем алу буенча киләчәк перспективалар белән таныштырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International