Яр Чаллыда интернат-мәктәпләрне тәмамлаганнарның эш юнәлешләрен билгеләү хакында фикер алыштылар

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

10нчы октябрьдә Яр Чаллыдагы Ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру һәм алмаш гаиләләрне әзерләү үзәгендә Татарстан Республикасындагы балалар йортларын тәмамлаганнарга интернаттан соң ярдәм күрсәтү белгечләренең республика методик берләшмәсе утырышы булды. Утырышта сүз Татарстан Республикасында махсус торак фонды йортларында яшәүче, ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларның торакларын саклап калу, аларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын бетерү, биш еллык найм срогыннан соң килешүләрне яңадан төзүнең нәтиҗәле методикалары һәм эш практикасы хакында сөйләштеләр. Утырышта ата-ана назыннан мәхрүм калган һәм ятим  балалар өчен оешмаларның, балаларны гаиләләргә урнаштыру оешмаларының директорлары, социаль педагоглар, педагог-психологлар, юрисконсультлар, компанияләр белән идарә итүчеләрнең вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International