Парламент дәресендә граждан булырга өйрәтәләр

12 октябрь 2018 ел., җомга

"Парламент дәресләре уздыру республикада матур бер традициягә әйләнде, 11 ел дәвамында ул тулы бер цикл узып, беренче сыйныфтан башлап унберенче сыйныфкача укучыларны үз эченә алды. Безнең укучылар әлеге дәресләр белән бергә үстеләр", - дип башлады сүзен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән йөзгә якын тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очрашуда.

16-20 октябрьдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә унберенче тапкыр Парламент дәресе узачак. Быелгы Парламент дәресенең темасы - “Парламент, җәмгыять һәм мин”. 20нче октябрьдән Парламент дәресе кысаларында иҗади эшләр бәйгеләре дә башлана. Укытучылар Дәүләт Советы һәм Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары,  муниципаль берәмлекләр депутатлары белән берлектә мәктәп укучыларына республика хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органының тоткан урыны һәм бурычлары, иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашу турында, тормышыбызда Законның нинди зур әһәмияткә ия булуы хакында аңлатачак.

“Безнең традициягә әйләнгән очрашуларыбыз семинар кысаларыннан чыгып, Ачык ишекләр көне форматын хәтерләтә”, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Парламент дәресен оештыру һәм уздыру буенча эшче төркем җитәкчесе Римма Ратникова. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты булган "Парламент дәресе"нең  2009 елдан башлап уңышлы гына үткәрелеп килүе хакында әйтте. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары укытучыларга, депутатларга һәм методистларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин залда утыручы укытучыларга зур ихтирам хисе белән мөрәҗәгать итте.“ Иң беренче чиратта, дәресләр законнарны белү, актив тормыш алып бару, сәләтле яшьләрне табу, уңышлы проектлар булдыру өчен кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул “Законнарны бергә язабыз” (проект республика һәм федераль законнарны камилләштерү һәм үзгәртү буенча  халык инициативасын җыя)  парламент проектының актив катнашучылары ТР яшь закон иҗат итүчеләренең форумы катнашучылары булуларын искә төшерде. Берничә ел элек кенә алар парламент дәресләренең дә актив катнашучылары иде.

Парламент дәресләре атналыгы 15нче октябрьдә башлана, бәйгеләр уздыру белән дәвам итә, декабрьдә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән төгәлләнә. Җиңүчеләрне, традиция буенча, Татарстан Дәүләт Советына чакырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования