«Спорт Экспрессы»: волонтер-студенттан үз һөнәренең остасы булган укытучыга

2018 елның 12 октябре, җомга

10нчы октябрьдә Идел буе физик культура,спорт һәм туризм академиясе студентлары Е.Г. Ласточкина исемендәге сәламәтлеге чикле булган балалар өчен мәктәп-интернатына килде. Алар Яшьләр эшләре буенча федераль агентствоның грантын откан «Спорт экспрессы» проектын тормышка ашыру кысаларында мәдәни-спорт программасы уздырды.

Мәктәп укучылары академиянең волонтер-студентлары белән сәламәтлеге чикле булган балалар өчен махсус әзерләнгән өстәл спорт уеннары (новус, джакколо), идәндә хоккей, хәрәкәтле уеннар уйнады, бочче буенча физкультура-спорт ярышларында катнашты  һәм ГТО нормаларын тапшыруда үзенең көчен сынап карады.

Академиянең студент-волонтерлары бу бәйрәмдә бик зур эш башкардылар. Ул аларның үзләренең киләчәк һөнәрләренә дә зур тәҗрибә булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International