Сәләтле балалар өчен «Билингва» республика лингвистик профиль сменасы берничә профиль буенча узды

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 3-6нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында сәләтле балалар өчен «Билингва» лингвистик профильле сменасы узды. Сменада Татарстан Республикасының 22 муниципаль районыннан,  Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 116 укучы катнашты. Смена программасы инглиз, француз, алман телләре профильләре буенча төзелгән.

Дәрестә катнашучылар уен формасында яңа белемнәр ачтылар, булган белемнәрен тулыландырдылар, үткәннәрне ныгыттылар, сүз запасларын баеттылар. Уку дәресләреннән тыш, смена кысаларында төрле сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде: отрядлар белән таныштыру һәм тәкъдир итү, «Талантлар тамашасы», «Кунак», дөнья илләре дискотекасы. Нәтиҗәләр ясау өчен сменада катнашучылар арасында анкета үткәрелде. Анкета барышында укучыларга дәресләрдә алган белемнәрнең файдалы булуы һәм кирәклеге ачыкланды. Шулай итеп, күпләр үзләренең көчле якларын ачыклый алдылар һәм киләчәктә кайсы юнәлештә шөгыльләнергә кирәклеген ачыклый алдылар.  Балалар шулай ук яңа дуслар таптылар, ә сыйныфтан тыш чаралар уку дәресләреннән соң ялларын файдалы үткәрергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International