Финляндиядә Татар мәгарифе көннәрен үткәрү нәтиҗәләре турында

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2018 елның 31нче октябреннән 2нче ноябренә кадәр Финляндиядә Татар мәгарифе көннәре үткәрелде.

Делегация составына Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәре, милли гомуми белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм директорлары керде.

Визит барышында делегация күп функцияле үзәк (балалар бакчасы, мәктәп, Лахти шәһәре китапханәсе), Хельсин университеты, Финляндиянең мәгариф буенча Милли агентлыгы, Финляндиянең татар җәмгыяте үзәге, Иску компаниясе, «Бүгенге көндә мәгариф» белем бирү кампусы эшчәнлеге белән танышты.

Очрашуларда мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу булды.  Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасының мәгариф системасы белән таныштырды, милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова соңгы өч елда Финляндия белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләде.

Шулай ук Россия Федерациясенең Финляндиядәге Илчесе Павел Кузнецов белән очрашу узды. Ул ассызыклаганча, Финляндиядә татар мәгарифе көннәрен үткәрү башкарма хакимият органнары вәкилләре, педагоглар һәм җәмәгатьчелек лидерлары арасында мәгариф, мәдәни һәм милләтара элемтәләрне ныгыту өчен нәтиҗәле мәйданчык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International