2018 елның 8нче ноябрендә көндезге сәгать бер тирәсендә Казан технология һәм дизайн колледжының лаборатория корпусы бинасында (анда ремонт эшләре бара), бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә көллият укытучысы вафат булды. Һәлакәт булган урынга барлык ашыгыч хезмәтләр чакырылып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге дә килде. Хәзерге вакытта тиешле органнар тарафыннан тикшерү эшләре алып барыла һәм кеше үлеменә китергән фаҗигале вакыйганың барлык шартлары ачыклана.
Мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.