Югары белем бирү программалары буенча укучылар өчен “Татарстан Республикасының ел студенты-2018 " XIV республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кампаниясе дәвам итә.
Гаризаларны 14нче ноябрьгә кадәр бирергә була. Моның өчен http://ligatatarstan.ru/anketa-student-goda-2018/ сайтында анкета тутырырга һәм Казан шәһәре, Тукай ур, 58нче йорт, 301нче офиска портфолио китерергә кирәк.