"Тоталь диктант” башкаласын сайлаячаклар

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Проект тарихында икенче тапкыр “Тоталь диктант " башкаласы сайланачак. Дәгъвачыларның берсе – Казан шәһәре. Беренче этап – халык тавышын бирү  – 19нчы ноябрьдә төгәлләнәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча рейтинг лидерлары булган биш шәһәрдән шорт-лист формалаштырылачак. Алар арасында жюри әгъзаларына акциянең яңа башкаласын сайларга туры киләчәк. Быел конкурста Россиянең 13 шәһәре һәм бер чит ил кешесе катнаша. Хәзер лидерлар исемлеге гел үзгәреп тора, хәзерге вакытта – Пенза, Таллин, Казан, Мәскәү һәм Ставрополь, ә алар артыннан Екатеринбург, Пермь һәм Ростов-на-Дону шәһәрләре килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International