Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Татарстанның ата-аналар берләшмәсе»нең Яр Чаллы шәһәрендә рус телендә тәрбия бирүче балалар бакчалары аз булу сәбәпле, балалар хокукларын бозу турындагы мәгълүматын кире какты

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

“Татарстанның ата-аналар берләшмәсе”нең вәкилләре массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә Яр Чаллы шәһәрендә балалар бакчаларында  рус телендә тәрбия бирүче балалар бакчалары аз булу сәбәпле, балаларның рус телендә тәрбия алу хокукын бозулары турында дөрес булмаган мәгълүмат тараталар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, баланы «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында исәпкә куйганда ата-аналарга тел, тәрбия һәм белем бирүнең 4 варианты тәкъдим ителә:

“русча” -  бары тик рус төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары;

 "рус теле өстенлекле” - рус төркемнәре генә эшли торган барлык балалар бакчалары һәм  рус төркемнәре белән беррәттән татар төркемнәре дә булган балалар бакчалары;

“татар” - татар төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары;

“татар теле өстенлекле " - бары тик татар төркемнәре генә эшли торган балалар бакчалары һәм татар төркемнәре белән беррәттән рус төркемнәре дә булган балалар бакчалары.

Ата-аналар үз балалары өчен  үзләре теләгән тел белән тәрбия бирүче «рус» яки «татар» телләрен сайлагач, система тәрбия һәм укыту бары тик «рус» яки «татар» телләрендә генә үткәрелә торган балалар бакчаларын гына күрсәтә. Яр Чаллыда шундый 7 (рус) һәм 2 (татар) балалар бакчасы бар.

Яр Чаллы шәһәрендә балалар бакчаларының күбесенең (120сенең 111е)  составында рус һәм татар төркемнәре дә бар. Баланы рус төркеменә бирергә теләгән ата-аналарга исәпкә куелганда, рус төркеме булган 111 балалар бакчасының тулы исемлеген алу өчен, "рус теле өстенлекле” (“«предпочтительно русский”) укыту телен сайларга киңәш ителә. Катнаш балалар бакчалары булу халыкның рус һәм татар төркемнәрендә булган ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International