Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов интерактив технологияләрне куллану буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 17нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «СВЕГА-Компьютер» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасарлары Илсур Һадиуллин һәм Андрей Поминов, «СВЕГА-Компьютер» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Блинов һәм «СВЕГА-Компьютер» ҖЧҖнең халыкара проектлар буенча директор урынбасары Борис Вайнберг катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 3D-стереочишелешләр һәм интерактив технологияләр куллануны да кертеп, инновацион технологияләрне апробацияләүгә юнәлдерелгән сынау проекты гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International