"Хәзерге заман мәгарифе стратегиясе һәм практикасы: Татарстан тәҗрибәсе” Бөтенроссия педагогик семинары кысаларында Мәскәү өлкәсе, Әстерхан, Владивосток һәм Санкт-Петербург вәкилләре Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык" белем бирү-сәламәтләндерү комплексында булдылар.
Семинар кысаларында комплекс буйлап күзәтү экскурсиясе оештырылды, аннары гомуми белем бирү оешмалары укытучылары һәм җитәкчеләре өчен сәләтле балалар белән эшләү хакында актуаль мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл уздырылды.