11нче декабрьдә КФУның Алабуга институтында Татарстан Республикасы технология укытучыларының фәнни-гамәли форумы узачак. Конференциянең темасы - «Технология: киләчәк компетенцияләре».
Форум эшендә Россия Федерациясенең мәктәп укучыларына технологик белем бирү һәм сәләтле балалар белән эшләү өлкәсендәге алдынгы белгечләре: Мәскәү шәһәренең «Мәскәү шәһәре педагогика университеты», «А.И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты»ның югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Компьютер фәннәре һәм технологик белем институты вәкилләре, Санкт-Петербург, технология буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы Үзәк фәнни-методик комиссиясе, World Skills Russia чемпионаты экспертлары катнашачак.