Казанның Киров районының 182 нче политехника лицее базасында «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте: Синең Сайлау» Россия укучылар хәрәкәтенең республика форумы узды.
Форум кысаларында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары слеты узды. Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлеге юнәлешләре лидерларын, шулай ук Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге Берләшкән республика советы рәисен сайлаулар булды. Чарада бөтен республикадан 200 дән артык мәктәп активисты катнашты.