Казанда сәламәтлеге чикле булган балалар өчен DDV CrossFitGames спартакиадасы узачак

2018 елның 7 декабре, җомга

8нче декабрьдә Казанда «Ак Бүре» спорт комплексында (Р. Ваһапов ур., 17А) 14.00 сәгатьтә коррекция мәктәпләре һәм интернат-мәктәп  укучылары өчен Спартакиада узачак. Катнашучылар шәһәрнең иң яхшы спорт мәктәбе исеме өчен көрәшәчәк.

Спартакиаданы әзерләү һәм үткәрү  ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм ТР Спорт министрлыгы тарафыннан башкарыла.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «DDV CrossFitGames» спартакиадасын  үткәрү " Үзеңне сынап кара!” девизы астында  “Бергәләп игелек бүләк итәбез " Хәйрия фондына," Трамплин” Хәйрия фондына һәм спорт төрләре буенча килешенгән судьялар коллегиясенә йөкләнә.

Призлы урыннар алучы командалар медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, башка коллективлар да игътибарсыз калмаячак – алар өчен дә  бүләкләр әзерләнгән.

Ярышларда 60 бала – һәркайсында 10әр кеше булган 6 команда катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International