Казанда Амонашвили педагогикасы буенча укулар узды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

2018 елның 6 – 7нче декабрендә Казанда  педагог Шалва Александр улы Амонашвили педагогикасы буенча педагогик укулар һәм авторлык семинары узды.

Шалва Амонашвили - гуманлы педагог, педагог-новатор, психологик фәннәр докторы, профессор, Россия мәгариф академиясенең мактаулы академигы, Мәскәү шәһәре педагогика университеты каршындагы халыкара үзәк һәм гуманлы педагогика лабораториясе җитәкчесе. Аның «Тормыш мәктәбе» системасы РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлдә куллану өчен тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International