2018 елның 13нче декабрендә балаларга өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгына багышланган республика форумы узачак. Форумда катнашучылар – тәрбия эшләре буенча мәгариф идарәләре башлыклары урынбасарлары, балаларга өстәмә белем бирү оешмалары директорлары, методистлар, өстәмә белем бирү педагоглары, балаларга өстәмә белем бирү системасы ветераннары.
Форум кысаларында балаларга өстәмә белем бирү оешмалары базасында өстәмә белем бирү системасындагы актуаль мәсьәләләр буенча катнашучыларның барлык категорияләре өчен дискуссияләр узачак.