Татарстанда мәктәп укучылары арасында «IT-чемпион» конкурсының беренче этабы тәмамланды, аны оештыручылар - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Мәктәп укучыларына ата-аналарны һәм өлкәннәрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислардан актив файдалануга җәлеп итәргә һәм приз балларының максималь күләмен эшләргә кирәк иде.