Рафис Борһанов матбугат конференциясе үткәрде

26 декабрь 2018 ел., чәршәмбе

Бүген матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, быел «мәктәпләрдә хәвеф төймәләре буенча позицияләрне япканнар». Уку йортларын муниципалитетларга полициянең ашыгыч чакыру кнопкалары белән җиһазлау өчен акча бүлеп бирелде.

«Быел хәвеф төймәләре буенча позицияне яптылар.  Хәзер барлык муниципалитетлар да  акчаларны алды. Мәктәпкә хезмәт күрсәтүчеләргә бәйле рәвештә килешүләр төзеләчәк», - диде ТР мәгариф һәм фән министры.

Аның сүзләренә караганда, шулай ук мәктәп территориясенә керү мөмкинлеген контрольдә тоту һәм идарә итү системалары да кирәк. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә Татарстан мәктәпләрендә шахмат дәресләре барлыкка киләчәк. "Илкүләм проект буенча бездә күп кенә мәктәпләрдә бу ставкалар өстәләчәк", - диде ТР мәгариф һәм фән министры.

Ул шулай ук 2019 елның августында Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты узачагы турында да искәртеп узды.

ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән  Казанда өч телдә белем бирәчәк мәктәпне төзи башлаганчы, якын арада аның концепциясе эшләнәчәк. Шул эшләрсез мәктәп төзүгә керешмиләр. Бу хакта да очрашуда Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Министр сүзләренчә, мәктәпнең концепциясен эшләү өчен белгечләр, әйдәп баручы директорлар кергән эшче төркем булдырылган. “Бернинди басым булмасын һәм бар кешегә дә аңлаешлы проект-продукт әзерләсеннәр өчен, мин үзем дә кермим аның составына. Якын киләчәктә мондый концепция эшләнер дип уйлыйм. Концепциясез мәктәп төзелеше башланмаячак», - диде министр.

"Без соңгы вакытта Минтимер Шәймиев тарафыннан мәгариф тармагына зур игътибар тоябыз. Безнең өчен бу зур ярдәм”, - диде министр. Ул мәктәптә рус, татар һәм инглиз телләрендә белем биреләчәген искәртте. “Мәктәпкә кергәндә бу төп шарт булачак”, - диде.

“Без мәктәпнең яңа идеологиясен булдырырга телибез. Бу идеологиягә бинасы да туры китереләчәк. Концепциядә башлангыч мәктәп, интернат, балалар бакчасы каралган. Алдан әйтеп булмый, ләкин хәзерге системада булмаган яңа элементлар да бар”, - диде Рафис Борһанов.

 Татарстан Премьер-министры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов фикеренчә, барлык туган телләрне өйрәнүдә стандарт алымнар булырга тиеш. Бу хакта ул бүген журналистларга матбугат конференциясендә әйтте.

“Билгеле, нечкәлекләре бар, ләкин гомуми концепция эшләсәк, ул универсаль булачак. Әлегә концепция расланмаган. Киләсе елның икенче яртысыннан да соңга калмыйча барлыкка килер дип уйлыйм”, - ди ул.

Аның сүзләренчә, туган телләрне укыту концепциясен эшләү буенча эшче төркемгә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм фәнни җәмәгатьчелек керәчәк. Татарстан тәкъдимнәре РФ Мәгариф министрлыгына юлланганын әйтте. “Илдар Гыйльметдинов (РФ Дәүләт Думасы депутаты – Т.И. искәрмәсе) катнашында эшче төркем булдыру турында килештек”, - диде министр.

Рафис Борһанов 14нче декабрьдә Санкт-Петербургта мәктәпләрдә туган телләрне укыту концепциясен эшләү буенча утырыш узганын әйтте. Ул концепциянең татар теленә генә түгел, башка туган телләргә, шул исәптән рус теленә дә кагылуын билгеләп узды.

“Рус теле моңарчы туган тел буларак укытылмады. Туган телләрне укыту концепциясе һәм методикасына ихтыяҗ туды. Башка төбәкләрдән коллегалар безнең тәҗрибә белән кызыксына башлады”, - диде министр.

Ул Татарстанда туган тел буларак рус, татар, удмурт, чуваш, мари, мордва, иврит телләре укытылуын әйтте. “Әгәр 15 кеше, хәтта бераз кимрәк кеше җыелса да, без атнасына ике сәгать укытырга әзербез”, - диде. Ул төп басымның сөйләм теленә ясалуын белдерде. “Методика үзгәрешенең нәтиҗәләре дә күренә – укучылар “сөйләшә” башлаган”, - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования