Татарстанда туган телләр буенча олимпиада узды

26 декабрь 2018 ел., чәршәмбе

23 – 25нче декабрьдә Республика олимпиада үзәге “Дуслык " белем бирү комплексы базасында туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Иң яхшы исем өчен 21 районның 9 – 11нче сыйныфларыннан 79 укучы көч сынашты. Чуаш теле буенча олимпиадада - 40 укучы, мари теле буенча – 16, удмурт теле буенча  – 17, мордва теле буенча 6 укучы катнашты.

Чуаш теле һәм әдәбияты буенча Алексеевск, Аксубай, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Түбән Кама, Чирмешән районнары; мари теле һәм әдәбияты буенча - Актаныш, Әгерҗе, Мамадыш, Минзәлә муниципаль берәмлекләре укучылары җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Кукмара, Балтач районнары укучылары удмурт теле һәм әдәбияты буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мордва теле буенча җиңүчеләрне һәм призерларны Бөгелмә һәм Тәтеш муниципаль районнары укытучылары әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования