Халыкара олимпиадаларда алтын медаль яулаганнарга дәүләт башлыгы премиясе миллион сум тәшкил итәчәк

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм аларның тренерларын бүләкләү мәсьәләләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2019 елның 1нче февраленә кадәр 2018 ел һәм алдагы еллар өчен гомуми белем бирү предметлары буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә Россия Федерациясе Президенты премиясен гамәлгә кую турындагы указ проектын тәкъдим итү йөкләнде.

Алтын медаль өчен - 1 млн, көмеш өчен - 500 мең, бронза өчен 400 мең сум күләмендә премия билгеләнә. Тренерларның һәркайсына - югарырак призлы урын алган халыкара олимпиада җиңүчесенә түләнгән премиянең тигез күләме билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International