Гаджетлар белән эшләгәндә күрү сәләте начарлануны профилактикалау турында

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Гигиена тикшеренүләре мәгълүматларына караганда, мәктәп укучыларының 30-50% ының мәктәпне тәмамлау чорына күрү сәләте кими  һәм алга таба алар бөтен тормыш дәвамында күзлек кияргә мәҗбүр була.

Укыту, эш һәм ял белән бәйле санлы технологияләр заманында, мәктәптә дә, аннан читтә дә күрү органына төшкән нагрузка сизелерлек арта. Нагрузканың зур булуы күзнең кызаруына һәм коры булуына, ерактан күрү сәләте кимүгә, шулай ук муенда, иңбашында авыртулар, баш авырту кебек күренешләр сизелә башлый. Бу симптомнарның барлыкка килүе ата-аналарны сагайтырга һәм медицина консультациясе сорап мөрәҗәгать итү өчен нигез булырга тиеш.

Профилактика чаралары сыйфатында компьютерда һәм гаджетлар белән эшләү вакытын рациональ киметү тәкъдим ителә. Күз өчен көн саен гимнастика ясау, укучының эш урынында күрү  өчен уңайлы шартлар булдыру -   эш урынының уңайлы, сул яктан яктыртылган, монитордан алып күрү органына кадәр ераклыкның 70 см булуы, эш өслегеннән алып күрү органына кадәр 25 см. дан да ким булмавы мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International