Балалар бакчаларында ата-аналар түләвен арттыру турында

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 1нче гыйнварыннан республика балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве күләме 4,3% ка артты.
Ата-аналар түләвенең артуы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген финанслар белән тәэмин итүгә чыгымнарның артуы белән бәйле, шул исәптән бу азык-төлек продуктларына бәяләрнең артуы, балаларны карауда һәм тәрбияләүдә катнашучы балалар бакчалары персоналының хезмәт хакы артуы белән дә бәйле.
Ата-аналар түләве учреждение төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле.
Әйтик, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге бала 10,5 сәгать гомуми үсеш алган төркемнәрдә ата-аналар түләве 3251 сум тәшкил итә. 1 гыйнвардан ул узган ел белән чагыштырганда 134 сумга арткан.
Игътибар! Ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсация түләүләре саклана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International