Математика олимпиадасында бөтен республикадан 200дән артык мәктәп укучысы катнашты

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда мәктәп укучыларының математика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Чара 14 – 16нчы гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә узды.
Олимпиадада республиканың 40 муниципаль районыннан 229 мәктәп укучысы катнашты.
Математика буенча олимпиада бер турда узды, анда балалар математик мәсьәләләр чиштеләр.
Укучыларның эшләрен КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты галимнәре бәяләде. 
Математика буенча «Олимпка юл» республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре:
Әмир Акмалов, Актаныш районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы;
Гөлия Сафина, Чистай районы Чуаш Ялтаны урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы;
Наталья Козлова, Зәй районының 2 нче урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы;
Ильяс Маханов, Яшел Үзән районының С. К. Гыйматдинова исемендәге Осиново гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы;
 Илмир Хәкимов, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы;
Диләрә Ханова, Баулы районының 2 нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы;
Ильвина Йосыпова, Иннополис лицееның 9нчы сыйныф укучысы;
Инсаф Фәйзрахманов, Кукмара районы  Г. Гарифуллина исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы;
 Даниил Шунин, Яшел Үзән районы А. С. Пушкин исемендәге 9нчы лицейның 10нчы сыйныф укучысы;
Салават Мурзин, Мамадыш районы Олыяз лицееның 11нче сыйныф укучысы.
Татарстанның 26 муниципаль районыннан 55 укучы призер булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International