Татарстанда мәктәп укучылары өчен фән олимпиадаларының региональ этаплары уза

18 гыйнвар 2019 ел., җомга

12нче  гыйнвардан 26нчы февральгә кадәр Татарстанда 24 фән буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының төбәк этаплары узачак. Аларда 9 – 11нче сыйныф укучылары катнаша, алар бу этапка үтү өчен җитәрлек балл җыйган.
Жюри әгъзалары - республиканың югары уку йортларының профессор-укытучылар составы, шулай ук бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этаплары җиңүчеләре һәм призерлары булган студентлар.
Хәзерге вакытта француз, рус телләре һәм химия буенча олимпиадалар үткәрелде инде. 17нче гыйнварда тарих буенча олимпиаданың беренче туры узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования