17нче гыйнварда Эшче һөнәрләр елы кысаларында Бөгелмәдәге мәламәтлеге чикле булган балалар һәм яшүсмерләрнең «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Кайсы һөнәр кирәклерәк, кызыклырак, мөһимрәк» дигән темага һөнәри чара узды.
Чараның максаты-эшче һөнәрләр турында күзаллауны формалаштыру һәм уңышлы һөнәри үзбилгеләнү өчен кирәкле белем алуга кызыксыну уяту.