Чаллыда "Ел тәрбиячесе - 2019"конкурсының шәһәр этабы җиңүчеләре билгеле булды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда «Ел тәрбиячесе – 2019» шәһәр конкурсының финалы узды. Конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында үткәрелде.
Быел конкурста шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 133 педагогы катнашты. Конкурсның финал этабы алдыннан ике тур үтте. Беренче һәм икенче тур нәтиҗәләре буенча гомуми рейтингта иң күп балл җыйган 9 педагог финалга чыкты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча мактаулы III урынга 45нче номерлы «Машенька» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Лариса Ефимова лаек булды. II урынны 19нчы номерлы «Аленка» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Харисова яулады. Конкурсның абсолют җиңүчесе итеп 104нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы физик культура инструкторы Илмира Фәрхетдинова танылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International