Казан һәм Түбән Кама лицейлары укучылары икътисад буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре булдылар

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Казанда икътисад буенча мәктәп укучыларының  бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды, анда Татарстанның 16 районыннан һәм шәһәреннән 80 укучы катнашты.
Икътисад буенча олимпиада 2 турда үтте. Беренчесендә балалар тест биремнәрен үтәделәр. Икенчесендә - шактый катлаулы икътисади биремнәрне үтәүдә үз белемнәрен күрсәттеләр.
Олимпиадада катнашучыларның эшенә Казан инновацион һәм Казан федераль университетының профессор-укытучылары арасыннан сайланган компетентлы жюри бәя бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International