Татарстанда «Россиянең ел укытучысы» конкурсының төбәк этабы узачак

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Россиянең ел укытучысы» конкурсының Татарстан төбәк этабы җиңүчесе 400 мең сум күләмендә приз алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
“Конкурсның төбәк этабында катнашучылар дипломнар белән бүләкләнәләр, „Ел укытучысы“ номинациясендә җиңүче 400 мең сум, ә „Педагогик дебют“ номинациясендә җиңүче – 200 мең сумга ия булачак”, — дип белдерде Һадиуллин.
Агымдагы елның 11 – 15нче март көннәрендә узачак төбәк этабы финалында 25 укытучы катнашачак. «Ел укытучысы» номинациясендә катнашучыларның эш стажы 5 елдан да ким булмаска тиеш, ә «Педагогик дебют» номинациясендә 3 елдан да артмаска тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International