Казан федераль университеты Идел буе федераль округы, Татарстан югары уку йортлары арасында «Мин-профессионал» студентлар олимпиадасының сайлап алу этабында җиңүчеләр саны буенча алда бара, Россиянең югары белем бирү учреждениеләре арасында 5нче урынны алып тора.
«Мин-профессионал» - ул төрле белгечлек студентлары: техник, гуманитар һәм табигый фәннәр буенча зур белем бирү олимпиадасы. Катнашучылар өчен биремнәрне Россиянең алдынгы югары уку йортларыннан һәм илнең эре компанияләреннән экспертлар төзи.