ПҮФИ: рус әдәбияты буенча БДИда катнашучылар әдәби текстны анализлый белергә тиеш

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучылар кыска җавап таләп итә торган биремнәрне уңышлы үтиләр. Шул ук вакытта имтиханда әдәби әсәрләрне белү, әдәби текстны анализлый  белү югары балларның нигезе булып тора. БДИ-2018 анализы нәтиҗәләре буенча ПҮФИ белгечләре рус әдәбияты буенча имтиханнарга әзерләнгәндә игътибар итәргә тиешле төп моментларны билгеләделәр.
9нчы һәм 16нчы биремнәр аерым игътибар таләп итә, имтихан тапшыручы үзенә тәкъдим ителгән әсәрне әдәби контекстта карый, әдәби күренешләрне һәм фактларны чагыштыра белү сәләтен күрсәтә. Бу биремнәрне үтәүдә иң мөһиме – контекстны дөрес һәм урынлы сайлау. Әлеге типтагы биремнәр шулай ук әдәби материалны яхшы белүләрен, охшашлык һәм аермалар нигезендә аның эчке бәйләнешләрен ачу сәләтен таләп итә.
Ниһаять, әдәби темага иншалар, имтихан эшенең  структурасын «йомгаклаучы» өлеше җентекле әзерлек таләп итә, шул исәптән программа әсәрләренең текстын белүне дә таләп итә. Шуның белән бергә, әдәби текстны анализлау, бирелгән юнәлештә  фикерләүне язма рәвештә җиткерә белү күнекмәләреннән башка инша югары баллга дәгъва итә алмый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International