2019 елгы Бөтенроссия тикшерү эшләре үрнәкләре һәм тасвирламалары һәм аларны үткәрү графигы басылып чыкты

2019 елның 1 феврале, җомга

Белем бирү сыйфатын бәяләү федераль институты  үзенең сайтында 2019 елда 4нче, 5нче, 6нчы, 7нче һәм 11нче сыйныф укучылары өчен узачак Бөтенроссия тикшерү эшләре үрнәкләрен һәм тасвирламаларын бастырып чыгарды.

Тикшерү эшләренең үрнәкләре һәм тасвирламалары укучыларга һәм укытучыларга БТЭ структурасы, биремнәр саны, аларның формасы һәм катлаулылык дәрәҗәсе, БТЭда очрарга мөмкин булган сораулар исемлеге, бәяләү системасы  турында күзаллау булдырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International