31нче гыйнвардан 2нче февральгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү базасында туган телдә (рус булмаган) белем алучы укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада 28 муниципаль берәмлек һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 4 - 11 сыйныфларда белем алучы 168 укучы катнашты.