Казанда сервис, туризм һәм кунакханә эше буенча бөтенроссия олимпиадасы ачыла

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бүген студентлар һәм мәктәп укучылары арасында сервис, туризм һәм кунакханә эше буенча бөтенроссия олимпиадасы старт ала. Анда Россиянең 76 төбәгеннән, шулай ук Казакстаннан һәм Армениядән өч меңгә якын катнашучы катнашачак.

Җиңү өчен 132 югары уку йорты, 81 һөнәри белем бирүче оешма студентлары, шулай ук 216 урта мәктәп укучысы көрәшәчәк. Конкурс сынаулары «Казан милли тикшеренү технология университеты»  (КНИТУ), Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты базасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International